Эшчеләр! Шатлык сезгә: чыкты «Тавыш»;
Авыш, эшче! Бу «Тавыш»ка табан авыш;
«Таң»нан ятим булып калган бичаралар,
«Таң» урнына «Тавыш» берлән инде кавыш.
«Тавыш» эше – ялган-риялардан сау эш,
Ак күңелдән саф көенчә чыккан тавыш;
Сез эшчеләр өчен тавыш – якты кояш;
Тик тормагыз! Дәү эш бит бу, бигрәк дәү эш.
Аңлау кирәк: бу «Тавыш» – тик сезнең тавыш,
Сезнең хакны даулар өчен бу кузгалыш;
Һәркемгә, һәрнәрсәгә, һәр тугърыда
Фәкать сезнең күз караштан күзне салыш.
Моннан башка юктыр сезне кызганучы,
Сезнең өчен ике җиңне сызганучы;
Саргаеп чердегез ич, киптегез ич,
Булдымы һич моңар чаклы сызланучы?
Ни күрсә дә сезнең өчен күрер «Тавыш»,
Күтәрәчәк аркасына зур тау «Тавыш»;
Тик сезне сөйгәнлектән үткәрәчәк
Башыннан бик күп хисап һәм тау-тау эш!
Тавышлан! Эшче халык, «Тавыш» белән!
Акмак кирәк бу куәтле «агыш» белән!
Алга атла! Атла алга «сагыш» белән,
Файдаланчы бу форсат һәм табыш белән!
Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш,
Тартышмаган эшчеләргә бик батар теш;
Изге эштер тартышмаклык хокук өчен,
Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!