Jump to content

Йөгер, каләм (Әгъләмов)

From Wikisource
Йөгер, каләм
Автор: Мөдәррис Әгъләмов

Йөгер, каләм


Ни ул әрни безнең җанда,
Ни ул кайный безнең канда?
Мең ачылыр, мең чәчелер
Эшләгән көнең булганда.

Мәңге торыр җәй булмагач,
Көз... Урамда һәрбер агач
Күкрәкләрен ачып баскан —
Хакыйкать кебек ялангач...

Төртелмичә йөгер, каләм,
Сөйлә якын туганнарга:
Ни ул әрни безнең җанда,
Ни ул туа безнең аңда?


1969